2014 елдан башлап «АГРОКӨЧ» холдингы Зәй шикәре» заводын модернизацияләүгә һәм аның инновацион технологияләренә 2 млрд сум инвестиция кертте.
Аерым алганда, продукциягә өстәлгән бәяләрне арттыру өчен грануллы чөгендер түбе (жом) складының икенче складын төзүгә 200 миллион сум кетте, анда бер үк вакытта 27 мең тонна продукция сакларга мөмкин. Моннан тыш, пычрак суларны тондыру бассейны файдалануга тапшырылды, аңа шулай ук 200 миллион сум кертелде, предприятиедә 15 мең куб метр суны циркуляцияли торган буа эшли башлады.
Әзер продукциянең хәрәкәтен исәпкә алуның төгәллеген һәм тизлеген арттыру кысаларында, “Зәй шикәре” заводы җитештерелә торган шикәрнең һәр капчыгын штрихкодлаштыру системасын гамәлгә кертте. Модернизацияләү барышында шикәр чөгендерен саклау өчен 17 гектарга кадәр кагат кыры мәйданы киңәйтелде, анда бүген бер үк вакытта 450 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен саклауга урнаштырып була. Вентиляцияләүнең уникаль системасы озак вакыт чөгендернең шикәрлеген саклап калырга ярдәм итә.
2015 елда «АГРОКӨЧ» холдингы шикәр чөгендерен эшкәртүнең «Amity» инновацион технологиясен гамәлгә кертте. Система чөгендер җыю темпларын 24%ка арттырырга, татлы тамырны саклаганда югалтуларны киметергә ярдәм итә.
«2018 елда Завод актив рәвештә вентиляция мәйданчыгын җиһазлады, казаннарның автоматикасын алыштырды, чөгендер түбен тыгызлау җайланмасын алыштырды. Без югары экологик стандартларны үтибез. Мәс., җитештерүдә куллануыла торган су ябык контурда циркуляцияләнә, суытыла һәм кабат җитештерүдә куллану өчен кайтарыла – әйләнә-тирә мохиткә пычрак сулар бер дә. Практикада «ToyotaEngineeringCorporation» принциплары буенча сакчыл җитештерү кулланыла, һәм бүген «Зәй шикәре» - «TEC» бронза дәрәҗәсенә ия булган Россиядә бердәнбер азык-төлек тармагы. Бу дөньякүләм корпорацияләр дәрәҗәсенә туры килүне аңлата», - дип сөйләде «Зәй шикәре» ААҖ генераль директоры Антон Трошин.
2018 елда «Зәй шикәре» 1 100 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртүне, 154 мең тоннадан артык шикәр комы, 46 мең тонна патока-меласса һәм 36 мең тонна грануллы чөгендер түбен җитештерүне планлаштыра. Сезонда тәүлеккә уртача 6,7 мең тонна чимал эшкәртелә – тәүлеккә 908 тонна шикәр җитештерелә.