12 октябрьдә Арча муниципаль районының «АЮ» АФ” ҖЧҖендә тракторларны һәм тагылма техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты. Семинарны район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов алып барды.
Хуҗалык җитәкчесе Ягъфәр Сафиуллин семинарда катнашучыларга эшләнгән эш турында, 2019 елгы кыр эшләре сезонына әзерләнү планнары турында сөйләде. Аннары катнашучылар машина-трактор паркын карап чыктылар, остаханәдә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пуктында булдылар, сабаннарны, культиваторларны, чәчкечләрне, тракторларны, азык җыю техникасын көйләүнең барышы белән таныштылар.
Ренат Гатиятов “АЮ” агрофирмасының эшенә югары бәя бирде һәм хуҗалыклар инженерларына авыл хуҗалыгы машиналарын алдагы елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру бурычын куйды.