Югары Ослан муниципаль районының Патрикеево авылында “Чиста су” республика программасы кысаларында суүткәргеч ачылды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы территорияләрен тотрыклы үстерү» республика программасы кысаларында Югары Ослан  муниципаль районының Патрикеево авылында суүткәргеч ачу тантанасы узды.       

 Чарада  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте  һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Югары Ослан  муниципаль районы  башлыгы Марат Зыятдинов,Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергияне саклау технологияләре һәм инженерлык  челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры урынбасары Фәридә Гатауллина, шулай ук бу программаны гамәлгә ашыруда катнашучы  белгечләре  катнашты. 

Авыл кешеләре өчен бу зур шатлык,  чөнки  алар моңа  кадәр кышын –җәен  бары  тик  чишмә  суыннан гына  файдаланалар. Алар  авылга  су  килгәнне  күптән  көтәләр  иде  инде. Ә өйгә кергән су турында хыялланмыйлар да иде.  Суүткәргечнең  озынлыгы   -  3,6  км.  53 йортка  су  кертелде. 

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары Николай Титов чыгыш  ясады.

«Бүген  сезнең  өчен  тарихи  көн.  Бу  яңа  үсешкә  юл  ача  торган  көн.  Бәлки  элек  авылдан  китүчеләр  кабат  кайтырлар,  балалар,  оныклар  җәен  ял  итәргә  кайтыр.   Мин  һәрвакыт  бу  якның  хезмәт  сөючән  кешеләре  белән  горурлана  идем. Биредә  табигать  тә     матур,  үзенә  тартып  тора.   “Зөя” елгасы, таулар,  тигезлекләр  -  барысы  да  бар.  Сезгә  бик  зур  рәхмәт,  исәнлек-саулык, иминлек  телим,  краннарыгыздан  һәрвакыт  чиста  су  аксын» - диде  Николай Титов.

Аннары авыл халкын  Югары Ослан муниципаль районы  башлыгы   Марат Зыятдинов  котлады. 

 «Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  чын  күңелдән  рәхмәт  әйтәсе  килә.  Боларның  барысына    да республика  программасы  кысаларында  ирешеп  булды.     2018 елда  район  территориясендә  30 программадан  24есе  гамәлгә  ашырылды»,  -  дип сөйләде  Югары  Ослан  муниципаль районы  башлыгы   Марат Зыятдинов.

 Шуннан  соң  район  башлыгы  урынбасары  Сергей Осянин республика  программасы  буенча  авылны  үзәкләштерелгән  су системасына  тоташтыру  юнәлешендә    башкарылган  эшләр  турында  сөйләде.

 «Югары  Осланнан  чыккан  якташлар  ярдәмендә,  шулай  уку  район  башлыгы  тырышлыгы  белән  бу  зур  мәсьәләне  хәл  итеп  булды.    Җәй  көне  горизонталь  ысул  белән  бораулап,  торбалар  суздылыр.  Бу  ысулның  үзенчәлеге  шунда ки,  проектчылар,  табигый  чыганакларны  да  тоташтырып,  гадәти  булмаган   проект  эшләделәр.  Хәзер чишмәләрдән су  туктаусыз  ага  һәм  аның  сыйфаты  да,    скважинага  караганда  күпкә  яхшырак.  Авыл  кешеләре  үзәкләштерелгән  су белән тәэмин итү системасына  тоташтылар», - дип сөйләде район башлыгы урынбасары Сергей Осянин.

Чара  барышында   Татарстан  Республикасы Газлаштыру  фонды  генераль  директоры   урынбасары   Фәридә Гатауллина,  «Альтаир»  һәм  «Альтаир - 1» ҖЧҖләренең  генераль  директорлары   Айрат Хөснетдинов  һәм  Ринат Миначев район  башлыгының  рәхмәт  хатлары  белән  бүләкләнделәр.

Тантаналы  өлештән  соң  барлык  авыл  халкын  җирле  клубка  Авыл  көне  бәйрәменә  чакырдылар.   Биредә  алар  үзешчән  артистларның  -    «Калинушка» «Кара  Хуҗа  кызлары һәм  Патрикеево  егетләре» халык  коллективларының  программасын  карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International