«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ балалар өчен «Мин терлекчеләр династиясеннән» конкурсына гаризалар алуны төгәлләде. Конкурста катнашу өчен «Терлекчелектә минем туганнарымның эше» темасына сәнгать эшләре (рәсем, кул эшләнмәләре) тапшырырга кирәк иде.
Конкурс «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары өчен үткәрелде.
Эшләр түбәндәге яшь категорияләре буенча бәяләнә:
мәктәпкәчә яшьтәге балалар (2-7 яшь),
кече сыйныф укучылары (1-4 сыйныфлар),
урта мәктәп укучылары (5 -7 сыйныфлар),
өлкән сыйныф укучылары (8-11 сыйныфлар).
Конкурста катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаячак. Иң яхшы эшләр призлар белән бүләкләнәчәк. Конкурс йомгаклары соңрак игълан ителәчәк.