Фәрит Мөхәммәтшин: “2019 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү тагын да артачак”

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Сарман районында авыл халкының эшлекле активлыгын  арттыру мәсьәләләре буенча  зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Зона  киңәшмәсендә  республиканың  14  районыннан    җыелган     аграр  сектор  вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җитәкчеләре кече  хуҗалыкларны  үстерү  мәсьәләләрен карадылар. Шәхси хуҗалыклар  җитәкчеләре  белән  шул рәвешле очрашу быел Лаеш, Кайбыч һәм Спас  районнарында  да  узды. 

Пленар  утырышка  кадәр  Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  һәм  Сарман районы  башлыгы    Фәрит Хөснуллин белән бергә фермер хуҗалыклары  һәм  шәхси хуҗалыклар   җитештергән  продукция   күргәзмәсен  карадылар.       

Фәрит Мөхәммәтшин  киңәшмәне ачып,  халыкның  эшлекле  активлыгын арттыру  буенча  эшләрнең  дистә  еллар  буена  алып барылуын  билгеләп  үтте. “Татарстан – Россиядә кече хуҗалыкларга һәм авыл халкының  эшлекле  активлыгын арттыруга  ярдәм  итү  өчен  һәр  елны  шактый  күләмдә   акча  бүлеп  бирелә  торган  бердәнбер  төбәк. Бу  юнәлештәге  программаларны  һәм грантларны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  

Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук кулланучылар кооперациясен үстерү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. «Быел республикада 50 яңа кооператив булдырылган. Яңа эш башлаган кооперативларны үстерү программасы эшли башлый, анда һәрберсенә республика бюджетыннан 5 миллион сумга кадәр ярдәм каралган. Шуңа өстәп, республикада     кооперативларга  мәгълүмати-консультация  хезмәтләре  күрсәтү  өчен  Авыл  хуҗалыгы кооперативларын  үстерү  компетенциясе  үзәге  төзелә. 2019 елда кулланучылар кооперациясенә  ярдәм  итү тагын да артачак», – диде ул.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, агымдагы елның 11 аенда муниципалитетның шәхси  хуҗалыкларында 15 мең тоннадан артык сөт һәм 3 мең тонна ит җитештерелгән, диде. Бу районда җитештерелгән продукциянең 8 процентын тәшкил итә.

Республика программаларыннан  тыш, район  дәрәҗәсендә  дә  авыл  халкына  ярдәм  күрсәтелгән. 5 һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга район  бюджетыннан 3 ел дәвамында 40лап саву аппараты бирелгән. 

Район башлыгы парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга язгы кыр  эшләре чорында минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары  сатып алу өчен фермерларга кыска сроклы кредитлар бирү процедураларын  гадиләштерүдә  ярдәм  итүләрен  сорап  мөрәҗәгать итте. «Банклар кредит  алучыларга  артык күп таләпләр куялар,  шулар  арасында мөлкәт  залогы  белән  тәэмин  итү бурычы  да  бар», - дип  аңлатты Фәрит Хөснуллин.

Агымдагы  ел нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов аны “бар яктан да уңышлы дип әйтеп  булмый” диде.   

"Быел ашлыкны  һәм  шикәр  чөгендерен    миллион тоннага  азрак  җыйдык. Бу күбрәк һава шартларына  бәйле  булды.  Ә терлекчелектә   беркадәр үсеш  бар.     Дәүләт  программасы  белән  терлекләр  санын  саклап  калып  булды,  шул  исәптән  шәхси хуҗалыкларда да. Республика буенча  30 районда  хәтта  терлекләр саны арттты  да", - дигән мәгълүмат бирде  ул.  

Зона семинар киңәшмәсе кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылды,  аларда кооперацияне үстерү, авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  ысулларын камилләштерү, шулай ук авылны социаль үстерү  программаларын  гамәлгә ашыру  мәсьәләләре  каралды.  

Зона киңәшмәсендә фермерлар сәүдә челтәрләре белән эшләү мәсьәләсен күтәрделәр. Моннан тыш, алар авыл җирлегендә эш урыннары, социаль инфраструктураны  үстерү зарурлыгын  да   әйттеләр. Бу мәсьәләләр якын арада каралачак һәм 18 декабрьдә Казанда республика муниципаль берәмлекләре съездында тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда  бүгенге  көндә авылда  фермерларга  ярдәм  итү  каралган 20дән артык программа  гамәлгә  ашырыла, республика бюджетыннан   терлекләр,  технологик җайланмалар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, кече  фермалар  төзүгә  һ.б.ларга субсидияләр  бирелә. Татарстанда  өч ел  дәвамында   шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм итү турындагы закон эшли. Быел гына да  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә республика бюджетыннан 548 млн. акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International