Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре җыелды

2019 елның 7 июне, җомга

7 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  мәсьәләләре  буенча  министр  урынбасары  Ришат Хәбипов катнашында  киңәшмә  узды.    

Чарада  Илкүләм  проект  кысаларында  фермерларга  һәм  кооперативларга  дәүләт  ярдәменең төп  төрләре  каралды.   Ришат Хәбипов бюджеттан  акчалар  алу  өчен  документлар  тутыру  һәм тапшыру  тәртибен  игълан итте.    

Моннан  тыш,  республиканың  гамәлдәге кооперативлары  бүленгән  грантлардан  файдаланганда,  хокукларын  арттырып җибәрү һәм  хокукка каршы  гамәлләр  кылу  мәсьәләләренә  дә  кагылдылар. 

Һәр  кооператив буенча  финанс-хуҗалык  эшчәнлеге аудитының    индивидуаль  графигы  төзелде. Аны Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы карамагындагы   “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр  үзәге” ДБУ  подведомство   учреждениесе  үткәрәчәк.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International