Кыр хәбәрләре: Чирмешән районында сенаж салалар һәм печән әзерлиләр

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бер көндә   әзерләнгән азык    кышын    терлекләрне     бер  атна    туйдыра.       «Азык  әзерләүче  отрядларның  эшен эзлексез тәэмин   итәргә  кирәк,  ә  мөмкин булганда - тәүлек  буе эшләргә», – дип  ассызыклады  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов, республикада  терлекләр  өчен  азык  әзерләү кампаниясенең мөһимлеген  күрсәтеп.   Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  терлекләрне  уңышлы  кышлату  өчен  кимендә    1,8 млн тонна азык  әзерләргә  кирәк,  шуңа  күрә  кырларда  азык  әзерләү  буенча  эш  бар  куәткә  бара.    

Мәсәлән,  «Аккирей» хуҗалыгында  Аккирей  авылы  янында  ук   600  тонна  сыйдырышлы   сенаж базы  ясалган,  аны  яңа  уңыш  үләннәре  белән  тутырганнар инде.  Хәзер  печән  җыюга  керешәләр.      «Буревестник»  янындагы  кишәрлектә  печәнне чаптырып,  киптергәннәр  дә  инде.  

«Баз  бик  зур  булмаса да,  монда  бик  күп  масса  сыйды, - дип  сөйли  «К-700» тракторында  көн-төн сенажны  тыгызлаучы    Жасур Хайткулов. – Безнең  эшне  тиешенчә  бәяли  белүләре  бик  күңелле, ашау-эчү  дә  яхшы  оештырылган.  Менә әле,  бүген  хәтта  пылау  белән  сыйладылар».

Алексей Борисов кишәрлектә салынган  люцернаны әйләндерә.   Иртән эшкә  тотынып,  ул  кишәрлекнең  шактый  өлешен  әйләндереп чыккан  инде.    Масса начар  түгел: куе  һәм  өлгергән.    30 еллык стажлы  әлеге  механизатор   сенаж салуда  да  катнашкан.  

Бүген – Аккирей   фермерлары  Романовлар өчен  дә  бик  киеренке  вакыт  – алар  печән  чаптыралар  һәм учакларны  җыялар.    «Рулоннарны  шунда ук  алып  китәләр,  аларны  әзерләп тә  өлгереп   булмый, - дип  сөйли   тракторда  эшләүче Анатолий Романовский.  – Шундый  өлгергән,  коры,  кояшлы   көндә  җыелган  печәнгә  ихтыяҗ,  әлбәттә,  зур  булыр».

Гомумән,   район буенча  күпьеллык   үләннәр   1432 гектарда  чаптырылган,   210 тонна  печән  әзерләнгән,   600 тонна сенаж  салынган.  Алда  әле  эшләр  күп.   Терлек  азыгы  әзерләүдә  иң  мөһиме   – яхшя  темп һәм  сыйфат. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International