Зәй районыннан кыр хәбәрләре: табигать тагын безнең ныклыкны сыный – әмма без моңа ияләшкән инде, бирешмибез!

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Һәркөнне  үзгәреп  тора  торгаг  һава торышы  Татарстан  игенчеләре  өчен  җитди  сынауга  әзверелде.   Уракның  кызган  чагында  гына  коеп яңгырлар  ява башлады. Әмма әзрәк  кояш  күренүгә  техника кырга  чыга.    

 Шундый  аяз көндә - сигезенче  августта “Баграҗ” комплексына  караган   кырга  икешәр  комбайнчы белән  ун  комбайн  чыкты.  Орлыкларны  коймау  максатында  тизлекне  арттырмыйча гына  гектар  артыннан  гектар  урдырып җыелды. Бу  көзге  бодай  кыры иде, аның  мәйданы  -  250 гектар, гектардан  уртача  уңыш  -  50 центнер.

 “Баграҗ” комплексы  җитәкчесе    Фәүҗәт Ханнанов сүзләренә  караганда,  аларның  комплексының  мәйданы  шактый  зур  -    11500 гектар.   2200 гектарда  сабан  арпасы чәчелгән,  800 гектарда  сабан  бодае,  шулай  ук   1800 гектарла  көзге  бодай  чәчелгән.  Шикәр  чөгендере    1500 гектарны  били, бусы  инде  Зәйнең  “фирма” культурасы.    Кырларда  техник  культуралар да  бар: рапс –   1100 гектар һәм көнбагыш   –   600 гектар.  Бу культур Зәй  районында  шунда  гына  үстерелә. 

Районның  тырыш  комбайнчылары Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  да, район дәрәҗәсендә  дә  бүләкләнәләр.  Шушы  көннәрдә  комбайнчылар арасында  конкурсның  беренче  этабы  узды.     

Җиңүчеләр арасында  “Зәй шикәре”   Рәфис Ходжаев һәм  Шәйхенур Миҗнекаев  та  бар.  13 августка Рәфис   979,4 тонна  ашлык  суктырган, ә  Шәйхенур – 1102 тонна.   Шәйхенур абый утыз  елдан  артык  инде  урып-җыю эшләрендә  катнаша, ә эшне башлый  ул  әтисе  янында  ярдәмче  булып.    Районда  урак  лидеры  булып  Андрей Митрофанов танылды,  ул  “Зәй” агрофирмасыннан,   1229 тонна  ашлык  суктырган. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча, Зәй районында    15 августка   13,97 мең га мәйданда  ашлык  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның   36,8%ын  тәшкил  иҗә,   66,4 мең  тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңыш  -  гектардан     47,5 центнер.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International