Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел беренче көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсен үткәрде

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.   Шулай  да,  һәр мәйданчык  үзенчә  иде.   Батыршин  мәйданчыгында  сатып  алучылар  иртәнге  4тән  килә башлап, 6га  инде  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  алып  бетерә язган  булсалар,  «Салават купере» торак  комплексы  янындагы  мәйданчыкта  сигезенче яртыдан  гына  әле  актив  сәүдә  башланды.   Продукциягә ихтыяҗ  шулай  ук  төрлечә  иде,   бер  урында  ашлык  күбрәк  сатып  алсалар,  икенче урында сөт  продукциясе һәм яшелчәләр  алдылар,  башка  урында шикәр һәм он,    бәрәңге, ит һәм балык  яхшы  сатылды.   

Ярминкәләрдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов, министр  урынбасарлары,  муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булдылар.   Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

Сатып  алучыларның  күбесе  бүген     сумкаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.    Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенгәннәр.    «Кешеләр өчен  яхшылык  эшләп,  аларны сөендерү - бу  бик  мөһим», - дип  сөйлиләр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хезмәткәрләре.  Алар  рәхмәткә  лаек,  чөнки  иртә таңнан  алар  сәүдә мәйданында фермерларны  каршы алалар, палаткалар коралар,  бәяләрне  эләләр һәм сатып  алучылар  килгәнче  башка барлык  мәсьәләләрне хәл итәргә   тырышалар.  

Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International