Марат Җәббаров Татарстанның икмәк җитештерүчеләре белән очрашты

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  икмәк  пешерхче  предприятиеләре җитәкчеләре  белән  очрашты.   Чара  Казанның  3 нче икмәк  заводы базасында   узды,  анда  Татарстан  Республикасының  Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр  үзәге һәм Татарстанның  икмәк  җитештерүчеләр  берлеге вәкилләре  катнашты.   
Түгәрәк  өстәл эшен  ачып,  Марат Җәббаров җыелышка килүчеләрне сәлпамләде һәм ачык  эңгәмә форматында  икмәк  җитештерүчеләрнең   проблемалары  турында  фикер алышырга  һәм  аларны  бергәләп  хәл  итү  юлларын  эзләргә  әзер  булуын  белдерде.   
Агымдагы  вәзгыять турында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче      Николай Титов сөйлдәде. «Бүгенге  көнгә    4 249,4 мең тонна  ашлык  җыелган, шуннан  1 139 мең тоннасы   икмәк  кабул итү  предприятиеләренә  китерелгән», - диде  министр  урынбасары, шул  ук  вакытта  бу  елның  язында  арыш культурасының  һәлак  булуы  аркасында  арыш  уңышының  түбәнрәк  булуын  да  билгеләп  үтте.    
Казан  шәһәренең  Икмәк-кондитер  комбинаты  дирекиоры  Булат Котдусов всх   җитәкчелегенә  очрашу  оештырган  һәм  икмәк  пешерү  тармагындагы  проблемаларны  хәл итүдә  катнашулары  өчен рәхмәт белдерде.    Кыенлыкларга  килгәндә,  ул  чималга,  ягулык-майлау  материалларына, транспортка  чыгымнарның  даими  рәвештә  артып  торуын  билгеләп  үтте.   
Түбән Кама һәм Чаллы  икмәк  комбинатлары җитәкчеләре  дә  үз проблемалары  турында  әйтеп  уздылар.   Берәүләре  - җайланмаларның  искергән булуы һәм 50  елдан  артык  эшләүче завод  бинасына  капиталь  ремонт кирәк  булуы  турында  сөйләсә,  икенчеләре  – модернизацияләнгән  предприятиегә техник хезмәт күрсәтү  чыгымнарының  күп  булуына  зарланды. Моннан  тыш,  икмәк  җитештерүчеләр  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  каралган  елга  5 %ка кадәр ставка буенча  ташламалы  кредитлауга   эләкмәүләре  турында  борчылып  сөйләделәр,  бу  җитештерүне  модернизацияләүгә акчалар табуны  кыенлаштыра.   
Марат Җәббаров, социаль икмәкне  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  субсидияләү  генә  тармак  проблемаларын хәл итә алмый,  монда җитди  технологик  үзгәрешләр  кертү таләп  ителә,  дип билгеләп  үтте.     Фикер алышу  барышында  яклар  алга  таба  тармакның  нәтиҗәле  эшләвен  тәэмин  итү өчен  тармакны  модернизацияләү   концепциясен эшләргә    кирәк,  дигән  карарга  килделәр.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International