Район хәбәрләре: Чистай районының иң яхшы комбайнчылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләрен алдылар

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә Чистай  районында район  башлыгы   Дмитрий Иванов районның иң яхшы  комбайнчыларына – “Иң яхшы  комбайнчы – 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә  акчлата    сертификатлар  тапшырды.

Район дәрәҗәсендә конкурста  җиңүчеләргә 35 мең сумга     сертификатлар  тапшырылды. Бу бүләккә  ия  булучылар  расында:    Галиулла Гобәйдуллин - «Хузангай» АФ ҖЧҖеннән,  Ирек Зарипов - «Хузангай» АФ ҖЧҖеннән, Фәргать Мингалимов - «Хузангай» АФ ҖЧҖеннән, Денис Чапурин - «Хузангай» АФ ҖЧҖеннән, Дауд Шәрәфетдинов - «Хузангай» АФ ҖЧҖеннән, Таһир Габетдинов  -   «Чистай» АФ ҖЧҖеннән, Михаил Осипов -   «Чистай» АФ ҖЧҖеннән һәм  Артур Шәрәфетдинов - «Закамье Агро» АФ ҖЧҖеннән.

«Быелгы  һава торышындагы  кыенлыклар  район  игенчеләренә югары  нәтиҗәләргә ирешүгә  комачауламады.   Һәр  комбайнчы урып-җыюны  уңышлы  тәмамлауга  үзеннән  өлеш  кертте.   Районның  8 кешесе «Иң яхшы  комбайнчы – 2019» конкурсында  җиңүче  дип танылды.    Комбайнчы хезмәте  гади генә  эш  түгел,  ул  зур  тырышлык таләп  итә һәм аны  яратып башкарырга  кирәк», - диде район  башлыгы.

Шуны  искәртеп узабыз,  “Иң яхшы  комбайнчы” республика  конкурсы  июль  аенда  игълан ителгән иде.  Республиканың  иң яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен   Министрлык  хезмәткәрләре  тарафыннан  даими  мониторинг алып  барылды.  Уракта  катнашучылар  турындагы  мәгълүмат  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми сайтында  басылып  барды  һәм бөтен  урып-җыю кампаниясе  дәвамында   яңартылып  торды.  Уздырыла  торган  ярышларның объективлыгы  өчен  техника  җитештерүчәнлеге  буенча  дүрт төркемгә бүленде.  

Быел  конкурс комиссиясе  Татарстан  Республикасында  иң күп күләмдә  иген  суктыру  һәм чаптыру  күрсәткечләре  буенча  республика һәм район  дәрәҗәләрендә  500 җиңүчене  билгеләде.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International