Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның Авыл хуҗалыгы тарихы музеена ТАССРның 100 еллыгына багышланган матбугат турын оештырды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Игенчеләр сараендагы  Авыл  хуҗалыгы   тарихы  музеена ТАССРның 100 еллыгына  багышланган   матбугат  турын  оештырды.     

Музей   2015 елда  ук оешкан  иде,  әмма  ул журналистлар  өчен  бүген генә  үз ишекләрен  ачты.   Музей  белән таныштыру     экскурсиясен  аның  директоры    Наил Сабиров үткәрде.

Кунаклар  Күмәк  хуҗалыклар  тарафыннан  җирләрдән  гомерлек  файдалану  турындагы  акт, Нәселле  терлекчелек турында  1918 елгы  декрет,  республика  территориясендә  табылган борынгы  эш кораллары һәм  1936 елда  эшләнгән  беренче  саву  аппаратлары  белән  таныштылар.   

Мәсәлән,  музейда сука күрсәтелгән  -  ул  агачтан эшләнгән җир  сөрү  коралы,  1930 елларга  кадәр  крестьянның төп  җир  эшкәртү  җайланмасы  булган.  Музейда  шулай  ук  20 нче  гасыр башындагы атка тагылган  Эккерт  сабан  төрәген дә күрергә  була.     Казан  губерниясендә  ул  чакта  шундый  35 меңнән артык  тимер  сабан  булган.   Шуны  әйтергә кирәк,   беренче  корыч сабанны  1833 елда  Америка тимерчесе     Джон Дир ясаган.   Мондый  исемдәге  техника бүген  дә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрендә  киң  кулланыла.  

Наил  Сабиров шулай  ук Петр  I заманында  ветеринария  эшенең  дә  бик  мөһим  бәяләнүе турында  сөйләде.   Моның  шулай  икәнен музейда  1707 елдагы  император  указыннан  өземтәдән дә күрергә    мөмкин, анда: …кем дә кем  ветеринария  эшенә  комачаулык  итә,  аны,  кемлегенә  карап  тормастан,   асарга! - диелгән.  

«Татарстанның  Авыл  хуҗалыгы тарихы  музее  - безнең  өчен  көтелмәгән  һәм күңелгә   рәхәтлек  бирә  торган  музей», - диделәр журналистлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International