Район хәбәрләре: Арча районында оригиналь орлыклар чәчүне һәм бер гектарга 70 кг минераль ашламалар кертүне планлаштыралар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бу  атнада  Арча районында  2019 ел   йомгакларына  һәм  2020  елга  игенчелек  тармагы  бурычларына  багышланган   семинар-киңәшмә  узды.  

Чарада  Арча  районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Ренат Гатиятов һәм идарә хезмәткәрләре,  “Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге”нең Арча  бүлеге  башлыгы     Рүзәл Мортазин, “Дәүләт техника күзәтчелегенең     Арча бүлеге  җитәкчесе  Габделхак Касыймов, Арча  районы  хуҗалыклары  җитәкчеләре,  хуҗалыкларның  баш  агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары һәм икътисадчылары  катнашты.

Рача районының баш  агрономы  Раил  Шакирҗанов  үсемлекчелек  тармагының  2019 елгы  эшенә  йомгаклар  ясады һәм  һәр хуҗалыкның кимчелекләре,  көчле  һәм  һәм җитешмәгән  яклары җентекләп  анализланды.   

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге”нең Арча  бүлеге  башлыгы     Рүзәл Мортазин  районның  һәр хуҗалыгы  буенча  орлык фонды  торышын анализлады.   

Арча  районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре  тарафыннан  үсемлекчелек  тармагының  табышлылыгына, хуҗалыкларның техника белән  тәэмин  ителешенә   анализ  ясалды.    Арча бүлеге  җитәкчесе    Габделхак Касыймов 2019 елда  техниканы  теркәү    һәм аңа   тикшерү  уздыру йомгаклары турында  сөйләде.  

 Семинар-киңәшмәгә йомгак  ясап,   Ренат Гатиятов хуҗалыкларга  2020  ел  өчен  бурычлар  куйды:  

- бер гектарга  70 кг  минераль ашламалар  туплау  өчен  акча  табарга;

- ел  саен   күбрәк  элиталы, оригиналь орлыклар  сатып  алырга. Массакүләм репродукциле орлыкларны чәчүгә юл куймаска. Әкренләп    элиталы һәм    оригиналь орлыклар  чәчүгә күчәргә;  

- чәчелә  торган  орлыкларның   100%ын  да  тикшерергә, югары  сыйфатлы  орлыклар  гына  кулланырга;    

- техниканы 2020  елгы  язгы  кыр эшләренә  ремонтлауны  һәм  әзерләүне  оештырырга   (1 апрельгә әзерлек  100% булырга  тиеш!);

- файдаланудагы  барлык автомобильләргә,  тракторларга һәм башка үзйөрешле  техникага  график буенча  вакытында  техник  тикшерү  уздырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International