Чехия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан Казанда: әгәр шундый яшелчәләр Чехиядә булса, мин вегетарианлы булыр идем

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Чехия  Республикаыс авыл  хуҗалыгы  министры    Мирослав Томан 3 февральдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдуса Габдрахманов белән  бергә Татарстанның   Зеленодольск районында урнашкан  “Майский”  теплица комбинатында  булды.

Анда  үстерелә  торган  яшелчәләрне ул  “иң тәмле” продукция дип  атады.   Бу  хакта  ул  Казанда  Чехия-Татарстан  бизнес-форумында журналистларга   әйтте.

«Бүген без „Майский“ комплексында  булдык, ул искиткеч. Бу    теплица   комплексы Чехия  Республикасы  өчен  менә дигән үрнәк  булыр  иде.      Без  анда  татып караган  яшелчәләр гаҗәеп тәмле.   Әгәр шундый  яшелчәләр  Чехиядә булса, мин    вегетарианлы  булыр  идем», — диде  Мирослав Томан.

Аның  сүзләре  буенча,  Чехиядә күбрәк  бөртекле   культуралар — бодай, арыш, арпа, кукуруз, шулай  ук рапс, бәрәңге  үстерелә. Моннан  тыш, дуңгызчылык,  терлекчелек,  кошчылык,    сарык  үрчетү,   виноград үстерү,  төче  суда  балык  үрчетү  алга  киткән.  

Искәртеп  узабыз,   3 февральдә  Казанда    Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды,  анда     Чехия  Республикасыннан 20 компания  һәм  Татарстаннан  агросәнәгать комплексы юнәлешендәге 50ләп предприятие катнашты.     Чехия делегациясенең эш программасы бүген  Казан  дәүләт  аграр  университетына бару  белән  дәвам  итә һәм  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановта  очрашу  белән  тәмамланачак.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International