«АГРОВОЛГА» күргәзмәсенә 100 көн калды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Павильонда, ачык асфальт мәйданчыкта һәм кыр форматында киң экспозицияле мәйданчык буларак үзен таныткан  «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе быел 2024 елның 3-5 июлендә узачак.  

«Казан Экспо» заманча күргәзмә үзәге территориясендә һәм аның тирәсендәге кырларда компанияләр АПКның төрле тармакларында үзләренең яңа эшләнмәләрен халыкка тәкъдим итәчәкләр, болар: авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү, авыл хуҗалыгында төзелеш һәм башкалар.  

«АГРОВОЛГА» күргәзмәсендә 15 меңнән артык АПК белгече һәм 400дән артык компания очрашачак. Гадәттәгечә, эшлекле чаралар, мастер-класслар, нәселле терлекләр конкурсы, авыл хуҗалыгы техникасын демонстрацион күрсәтү, «Трактор-шоу» - механизаторлар  ярышы, АгроФудФест һәм башка күп нәрсәләр булачак.    

«АГРОВОЛГА»  күргәзмәсен оештыручылар иң күләмле чараларның берсенә бүген үк кушылырга чакыралар, моның  өчен  agrovolga.org сайтында  гариза калдырырга  кирәк.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International