В.Г. Тимирясев исемендәге КИУда «Циклик территорияләрне, бизнес-модельләрне үстерү стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

11 апрельдә В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университетында «Циклик территорияләрне, бизнес-модельләрне үстерү стратегиясе» темасына халыкара дәрәҗәдә  түгәрәк өстәл узды. 

Түгәрәк өстәл эшендә   Сәмәрканд, Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләреннән экспертлар, галимнәр, Сәүдә-сәнәгать палатасының ябык  цикл икътисадын үстерү һәм экология, органик  ашламалар  буенча   вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, «Сибур» ҖЧҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылыкны һәм аквакультураны үстерү секторы вәкилләре катнашты.  

Чыгышлар барышында җитештерү калдыкларын – икенчел ресурсларны куллануны арттыру һәм халык хуҗалыгында алга таба куллану өчен алардан икенчел чимал алу кирәклегенә басым ясалды. Шулай ук калдыкларны утильләштерү алымнарын җайга салу, икенчел ресурслар җыю буенча төбәк операторлары эше, товарларның ябык циклы һәм гамәли циклы икътисадының фәнни алымы, энергия нәтиҗәлелеге позициясеннән территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре һәм «Яшел йорт» проекты  каралды. 

Күрсәтелгән мәйданчык – түгәрәк өстәл дәүләт өчен дә, шулай  ук Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең бизнес-берләшмәләре өчен дә  җитештерү калдыкларын утильләштерү һәм куллану проблемасы хакында  бергәләп фикер алышу, аны  хәл итү, ябык цикл  икътисадын  үстерү өчен перспективалы формат   булып тора.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International