Азот белән тукландыру – ашламалар куллануның нәтиҗәле алымы

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Иртә яздан азот белән тукландыру - көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә азотлы ашламалар  куллануның иң югары нәтиҗәле ысулы, ул иртә яздан  ян сабаклар  җибәрү фазасында үткәрелә. Шул вакытта бер гектарга  1  кг азотлы ашлама кертүның файдасы   азотны чәчүгә кадәрге кертүгә караганда ике тапкыр югарырак һәм ашлык 10 - 20 кг күбрәк була.  

Бу алымның нәтиҗәлелеге дөрес билгеләнә торган  тукландыру дозаларына  бәйле, ул  туфракны яисә үсемлекне диагностикалау нигезендә исәпләнә. Шулар  арасыннан тукыма диагностикасы иң оператив, шактый төгәл һәм аз чыгымлы санала.  

“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ  һәм башка лабораторияләр ел саен азотлы тукландыру дозаларын билгеләү өчен республиканың көзге культуралар  чәчүлекләренә тукыма диагностикасы ясыйлар. 2024 елда язгы тукыма диагностикасы ике зонада - Кама алды һәм Идел буе зоналарында үткәрелде.

“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ белгечләре тарафыннан башкарылган диагностика нәтиҗәләре нигезендә тукландыру  өчен кирәкле доза  гектарга 30 кг-дан  60 кг-га   кадәр санала. 
Ел  үзенчәлекләрен һәм көзге бөртекле культураларның күпчелеге кышка шильца фазасында, ягъни үсмәгән килеш китүен исәпкә алып, азотлы ашламалар белән тукландыру культураның үсешен тизләтү өчен стимулятор булып тора, ян сабаклар җибәрүгә, вегетатив массаны  арттыруга һәм, нәтиҗәдә, яхшы уңыш формалашуга  ярдәм итә.

Безнең илдә киң кулланыла  торган ике азотлы ашламадан (аммиак селитрасы һәм карбамид) язгы тукландыру  өчен аммиак селитрасын куллану яхшырак.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International