Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) «Очень важная корова» эремчек десертлары ассортиментын киңәйтте

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» бренды астында чыгарыла  торган эремчек десертлары ассортиментын киңәйтте. Предприятие чия-маскарпоне тәме белән йомшак эремчек чыгара башлады. Аның составында: нормальләштерелгән сөт, сөт әчеткеч  микроорганизмнар   һәм тәмләткеч өстәмәләр - туңдырылган чия  кисәкләре һәм майлы сыр.

Продукт гадәттәге «Очень важная корова» сериясендә чыгарыла. Аны этикеткасында чия җиләге һәм майлы крем рәсеме төшерелгән ак төстәге стакан буенча  танып алырга  була.   Һәр стаканда 150 грамм продукт, майлылыгы - 4,2%. Бу десертның 100 граммында 7,6 грамм аксым, 4,2 грамм май һәм 13 грамм углевод бар. Энергетик  кыйммәте - 120 калорий. Продукт  +2° градустан +6°C градуска кадәрге температура режимында 14 тәүлек    сыйфаты  югалмыйча саклана.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International