Марат Җәббаров: “Kazan–Halal Market - 2024” халыкара ярминкәсендә катнашырга 72 компания теләк белдергән инде”

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумына багышланган брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты. Ул «Kazan–Halal Market» халыкара ярминкәсе турында сөйләде.
Марат Җәббаров журналистларга хәбәр итүенчә,  узган ел ярминкәдә, агропаркның даими эшләүче экспонентларын исәпкә алып, 400дән артык компания, шул исәптән Иран, Сенегал, Төркия, Әфганстан, Россия Федерациясе төбәкләреннән катнашучылар булган. 4500 төрдән артык  продукция тәкъдим ителгән. 
Чарага 40 меңгә якын кеше килгән, алар арасында: Казан шәһәре халкы һәм кунаклары, 14 чит ил һәм 16 Россия делегациясе. 
Быел “Kazan-Halal Market” 14 - 19 май көннәрендә шулай ук “Казан” агросәнәгать паркы мәйданчыгында узачак.
“Бүгенге көндә маркетта катнашырга  теләк  белдергән 72 компания исемлеге төзелгән, шул исәптән 9 илдән 15 чит ил компаниясе, мәсәлән, Әфганстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Пакстан, Әзербайҗан, Малайзия һәм Индонезия. Шулай ук Россия төбәкләреннән 57 компаниянең катнашуы  планлаштырыла”, – диде министр. 
“Хәләл”  продукция  түбәндәге юнәлешләр буенча тәкъдим ителәчәк: 
ат ите, деликатеслар, казылык, консервлар;
умартачылык продукциясе;
бакча культуралары (җиләк-җимеш, җимеш каклары һ.б.лар);
шифалы үләннәр, чәйләр, кайнатмалар (сәламәт милләт);
милли кием (милли баш киемнәре, оренбур  мамык шәлләре-яулыклары һ.б.лар);
халык кәсепләре эшләнмәләре (мәчетләрнең 3D модельләре, намазлыклар, чын  таштан тәсбихлар, басма продукция һәм башка сувенир продукциясе).    

Хәзерге вакытта сәүдә павильоннарын “Россия Ислам дөньясы: KazanForum 2024” халыкара форумы стилистикасында бизәү буенча эш башланды.   6 майга Агросәнәгать паркының сәүдә павильоннарын һәм җитештерү биналарын җыештыру өчен клининг компанияләрен чакыру  планлаштырылган. Моннан тыш, Агропаркның гамәлдәге резидентлары бернинди хәрәм продукция кертмәсен өчен Татарстан  Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл стандарт комитеты тарафыннан аудит һәм төзәтмә чаралары уздыру буенча эш алып барыла.  Ярминкәгә китерелә торган барлык ит, балык һәм сөт продукциясе  ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән  ветеринария һәм йөртү документлары белән генә  алыначак. 
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International