2023 ел йомгаклары буенча Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты әзер продукция чыгаруны 10,5%ка арттырган

2024 елның 7 мае, сишәмбе

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2023 ел эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге барлык җитештерү мәйданчыкларында бер елда 251 мең тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Көнгә  сөт-чимал эшкәртү дәрәҗәсе 690 тоннага  якын  булган.
Узган ел компания 120,1 мең тонна продукт җитештергән. 2022 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10,5%ка арткан. Комбинатта барлыгы 198 млн пакет сөт продуктлары җитештерелгән. Иң зур үсеш «Очень важная корова» брендында күзәтелә. Узган ел бу маркада 42 мең тонна продукт җитештерелгән. Бу, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 29,5%ка күбрәк. Балалар өчен «Обнимама» ризыклары сегментында да 2,5% үсеш күзәтелә.
2023 елда иң күп сатыла торган товарлардан майлылыгы 72,5% булган «Очень важная корова» атланмаен атарга  була, ул 10,97 млн данә сатылган, ә үсеш 15% тәшкил итә  һәм шулай  ук майлылыгы 2,5% булган  «Васькино счастье» бренды белән эчәр сөт күп сатылган  товарлар  рәтендә - продукт 19,3 млн данә сатылган. «Обнимама» сәүдә маркасы продукциясе линиясендә балалар эремчекләрендә иң яхшы күрсәткечләр. Ул 24,9 миллион данә сатылган.
Бүгенге көндә предприятие 99 исемдә продукция чыгара, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 38 төр продукция чыгара. 2023 елда комбинат федераль сәүдә челтәрләре өчен 13,6 мең тонна сөт товарлары җитештергән, бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 15,8%ка күбрәк. Предприятиенең үз аналитик хезмәте бәяләве буенча, Татарстан базарында «ЗМК» АҖ өлеше 24% тәшкил итә.
2023 елда комбинат модернизацияләүне дәвам итте. Аерым алганда, Яшел Үзән мәйданчыгында йомшак эремчек һәм каймак чыгаруны арттыру буенча эшләр башкарылган. Шулай ук компрессорлар һәм агрегатлар алыштырылган, яңа сыешлык җайланмасы урнаштырылган һәм ПЭТ-шешәгә сөт тутыру линиясе өчен яңа өрдерү автоматы эшли башлаган.  Чистай филиалында классик эремчек җитештерү күләмнәрен арттыру һәм җитештерү биналарын ремонтлау  проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Буада коры сөт продуктлары цехын модернизацияләү буенча зур күләмле проект уңышлы тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International