Татарстан Республикасы Тәтеш районы аграрчылары Ульяновск Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында ( НИИСХ) булдылар

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш районының аграр делегациясе Ульяновск Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында ( НИИСХ) булдылар.

Татарстан Республикасы вәкилләрен барыннан да бигрәк Татарстан шартларында үстерергә мөмкин булган, корылыкка чыдам авыл хуҗалыгы культураларының сортлары кызыксындырды. Авыл хуҗалыгы культураларыннан бигрәк тә арпа, көзге арыш һәм бодай сортлары белән кызыксындылар.

Ульяновск Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының соңгы елларда ирешкән казанышлары белән танышырга Тәтеш районының барлык милек рәвешләрендәге АПК предприятиеләре җитәкчеләре килде, барысы 40лап кеше. Делегациянеадминистрация башлыгы Валерий Чершинцев һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Евгений Курковҗитәкләделәр.

Институт галимнәре татарстанлыларга авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын уйлап табу өстендә 15-16 еллап эшләүләре турында сөйләделәр.

Селекционерлар, бик корылык шартларында да, технологик таләпләрне үтәгәндә, гектарыннан 30 центнер ашлык алып була, дип ышандырдылар. Шул ук вакытта минераль ашламаларны артык күп кулланмыйча да, югары уңыш алып була, дип әйттеләр алар, азот белән калий күләмнәрен ике мәртәбә киметергә була.

Тәтеш районы агарчыларын, көзге арыш һәм бодай белән шөгыльләнүдән тыш, Ульяновск селекционерларының Идел буе шартларында үстерергә мөмкин булган яңа җимеш агачлары, куаклар һәм җиләк-җимеш сортлары өстендә уңышлы эшләүләре гаҗәпкә калдырды. Ел саен институт хезмәткәрләре 120 тоннага якын кура җиләге, карлыган, чия, алмашулай ук күп санда үсентеләр үстерәләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International