Ютазы районында модуль-блок участок ветеринария пункты ачылды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Бәйрәкә авылында модуль-блок участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау бүлеге башлыгы идарәсе Дамир Хөснетдинов, Ютазы муниципаль район советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, "Ютазы РДВБ" ДБУ башлыгы Алик Гәрәев һәм башкалар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International