Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын эшләү буенча киңәшмә узды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” программасын эшләү буенча киңәшмә узды.

Программаның максаты – авыл хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген арттыру, тармакта югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итә торган югары технологияле яңа эш урыннары булдыру.

Югары нәтиҗәле эш тәҗрибәсе белән Әтнә районының Ленин ис. СХПК нәсел заводы, Балтач районының Тимирязов ис. ҖЧҖ, Чүпрәле районының “Чынлы” ҖЧҖ, Тукай районының “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖ, Кукмара районының Вахитов ис. СХПК кебек алдынгы хуҗалыкларның баш хисапчылары һәм икътисадчылары уртаклаштылар. Программаны эшләү буенча эшче төркем консультанты буларак Сәйдәш Исрафилов чыгыш ясады, ул хезмәт ресурсдларыннан нәтиҗәле файдалану – предприятиенең төп резервы, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International