Чистай районында уракка төштеләр

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Район хуҗалыкларында бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Кырлдарга беренчеләрдән булып «Галактионово» фирмасының “Йолдыз” бүлекчәсе комбайннары чыкты, алар 500 гектар көзге арыш суктырдылар, 1260 тонна ашлык алынган, дип хәбәр итә «Чистопольские известия» газетасы.

Уңдырышлылыкны начар дип әйтеп булмый – гектардан 21 центнер. «Чистай сөт иле” агрофирмасының «Совхоз-техникум» бүлечәсендә дә көзге арышны суктыра башладылар. «Кутлушкино» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары борчак чаптыруга керештеләр, ә “Мөкәтдисов” фермер хуҗалыгы көзге арышны суктыра башлады.

Быелгы урып-җыю эше үзенчәлеге шунда, кырларда бөртекле культураларның өлгереше төрлечә. Шуңа күрә район хуҗалыкларына кыенгарак туры киләчәк, бу урак темпларын киметергә мөмкин. Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар да икмәк җыюны тоткарлады, шулай да бу атнада районның бөтен хуҗалыклары да бөртекле культураларны җыюга керешәчәкләр, дип хәбәр итә газета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International