Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 14,3 мең мәйданда 33,3 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган.
143,3 мең га мәйданда берьеллык үлән һәм катнаш азык җыелган, бу фараз күләмнән 51% тәшкил итә.
Районнарда 438,6 мең тонна печән, 2048,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Татарстанда чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә (1182,3 мең га).
Туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү актив алып барыла (416,9 мең га).