Бу елның 19 - 20 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узачак.
Утырыш түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 322 каб.