Татарстан районнарында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районында “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖнең “Тукай” бүлекчәсе механизаторлары беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Монда күпьеллык үләннәр 1810 гектар мәйданны тәшкил итә.

Эшләр башланыр алдыннан район башлыгы Рәзиф Кәримов һәм «Агрокөч-төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов механизаторлар белән очраштылар һәм аларга кызыксындыру чаралары турында сөйләделәр.

Зәй районында күпьеллык үләннәр 8200 гектар мәйданны били. Агрофирмаларда тәүлекләп 4әр бригада эшләячәк. 10 июньгә беренче чабымны төгәлләргә җыеналар. 10 мең тонна печән, 20 мең тонна салам, 51 мең тонна сенаж, 56 мең тонна силос җыю планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International