Татарстан Республикасы Спас муниципаль районыннан Исмәгыйлевлар гаиләсе зур хуҗаык тота

2016 елның 18 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Кузнечиха авылыннан Мәхмүт һәм Әминә Исмәгыйлевлар районда иң зур шәхси хуҗалык тотучыларның берсе. Алар16 баш сыер, 18 баш эре мөгезле яшь терлек, тавык һәм күркәләр асрыйлар.

Алар тагын җиләк-җимеш үстерәләр, бәрәңге бакчасында терлекләргә өстәмә азык өчен кабак һәм ташкабак та үстерәләр.

«Өлкән кызыбыз Эльвира гаиләсе белән Алабугада яши. Әлегә яныбызда улыбыз Марат һәм мәктәптә укый торган кызыбыз Айсылу. Безгә алар хуҗалык буенча беренче ярдәмчеләр инде», - дип сөйләдеӘминә Исмәгыйлева.

Савылган сөтнең бер өлешен яшь бозауларга эчерәләр, калганын саталар.

Кыр эшләрен башкару өчен хуҗалыкның торакторы, тиешле тагылма агрегатлары, тыгызлау-җыю агрегаты бар.

«Быел мини-ферма төзүгә дәүләт субсидиясе алу өчен документлар тапшырдык, - дип, планнары белән бүлеште Мәхмүт Исмәгыйлев. - Хәзер комиссия карарын көтәбез һәм уңай нәтиҗә булыр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International