Республикада машина белән иң яхшы сыер савучыларны ачыклыйлар

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бу елның 21 - 22 июлендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында Машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы ысулларын тарату максатында уздырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тәкъдимнәре буенча машина белән сыер саву операторлары –районнар ярышларында җиңүчеләр катнашалар.

Конкурс кысаларында сөт арттыру һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе буенча, терлекләрне ашату нигезләре, терлекләрне һәм биналарны тоту гигиенасы, сыер саву җайланмаларын урнаштыру һәм куллану, югары санитар сыйфатлы сөт алу һәм техника иминлеге буенча тикшерү планлаштырыла.

Катнашучыларның осталыгын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендәге конкурс комиссиясе бәяләчәк. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны операторларның җыйган баллары буенча билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International