Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында урып-җыюга әзерлек буенча конкурс уза

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 11 июленән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында урып-җыю транспортының урып-җыюга әзерлеге буенча конкурс уза.

Конкурс  ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының һәм ындыр табакларының урып-җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерлеген тәэмин итү максатларында уздырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, АПКның ведомство оешмалары һәм предприятиеләре, агрохолдинглар белгечләре составындагы комиссия республика районнарына чыкты.

Комиссия ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының һәм ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсен тикшерәчәк. Хезмәтне саклау, хезмәт өчен түләү һәм механизаторларны матди кызыксындыру таләпләренең үтәлешенә аерым игътибарбиреләчәк.

Комиссия эшенең йомгаклары буенча берктмә төзеләчәк, аңа АПК оешмаларын бәяләгән күрсәткечләр өстәлеп куелачак. Конкурс материаллары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенә алга таба Министрлыкның коллегия каравына чыгару өчен тапшырыла. Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр булып таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International