«Куланга икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ ашлык кабул итүгә әзерлек буенча тикшерү узды

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында икмәк кабул итү предпримятиеләренең һәм элеваторларның бу ел ашлыгын кабул итү әзерлегенә тикшерү башланды.

Шуңа бәйле рәвештә, атна башында республика комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Куланга икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖендә булдылар.

Комиссия составына «Казаньзернопродукт» ААҖ вәкиле Ольга Ивошина, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге өлкән белгече Илфат Шәрәфиев, «Ашлык һәм аннан эшләнгән продуктлар иминлеген һәм сыйфатын бәяләү буенча федераль үзәк» ФДБУ баш белгече РамилТаҗетдинов кергән иде.

Тикшерү барышында икмәк кабул итү предприятиесе директоры Илгиз Муглиев, бүгенге көнгә предприятие 60 мең тонна ашлык кабул итә ала, дип билгеләп үтте. Шуннан 42 мең тонна элеваторда урнаштырыла, 18 мең тонна – складларда, техниканың куәте һәркөнне 3 тонна ашлык кабул итәргә җитәрлек.

Белгечләр агрегатларның төзеклеген, складларның әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү йомгаклары буенчакомиссия, складларны чиста, зарарлы бөҗәкләр юк, техника төзек, дип билгеләде.

Бүген «Куланга икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖендә 36 кеше эшли, урып-җыю чорында эшләүчеләрнең саны 60ка җитә.

Тикшерү азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин предприятие коллективына эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International