Нурлат элеваторында яңа ашлыкны кабул итү оешкан төстә бара

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Нурлат элеваторы»ЯАҖендә бар куәткә яңа уңышны кабул итү бара.

Элеватор лабораториясендә ашлык белән килгән машиналарны карау тиз һәм төгәл алып барыла. Эш тәүлек буе, өч сменада башкарыла.

«Быел уңыш яхшы һәм ашлык күп керә, – дип сөйләде лаборатория мөдире Лилия Албаева. – Узган еллардан аермалы буларак, икмәк тигез өлгерә һәм орлык коры. Классы да, дымлылыгы да әйбәт, ашлык чүпле түгел».

Аның сүзләренә краганда, лабораториядә җайланмалар гел яңартылып тора, бу эшне сыйфатлы башкарырга ярдәм итә. Быел электрон сәгатьләр, ашлыкның дымлылыгын билгели торган киптерү шкафы кайтарылды, узган ел лабораториягә көнбагыш кабул итү өчен җайланмалар комплекты кайтарылган иде.

Элеваторның башка участокларында да яңа уңышны кабул итүгә җентекләп әзерләнделәр. Складларда ремонт ясалды, ашлык киптерү җайланмасы модернизацияләнде.

«Тәүлеккә 2 мең тоннага якын ашлык кабул итәбез», – диде баш инженер Хафиз Дербышев.

«Нурлат элеваторы» ЯАҖ складлары 95,6 мең тонна ашлык сыйдыра. Бүгенге көнгә, ягъни 28 июльгә, саклау өчен 17,4 мең тонна ашлык салынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International