Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырдылар

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 27 июльдә, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында уракта үзләрен күрсәткән комбайнчыларга акчалата премияләр алу өчен беренчесертификатлар тапшырылды.

Чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов катнашты.

Сертификатларны «Алан» ҖЧҖеннән механизаторлар Ренат Гатауллин (урак башланганнан бирле 911 тонна ашлык суктырган), Илһам Мөҗипов (819 тонна) һәм «Теләче Агро» ҖЧҖеннән Фәрит Вәлиев (459тонна) алдылар.

Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар чаптыручы комбайнчылар да бүләкләнде. Алар арасында«Игенче» ҖЧҖеннән Хәмит Кәримуллин (395 гектар ашлык чаптырган), «Алан» ҖЧҖеннән Рәфис Шәйхетдинов һәм Айрат Сабиров (һәркайсы 380 га) һәм «Теләче Агро» ҖЧҖеннән Халик Ситдиков (315 га) бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International