2016 елның 6 аенда “Агрокөч” холдингы агрофирмаларында 27 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 аенда “Агрокөч” АҖ агрофирмаларында 27 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 1,6 мең тоннага күбрәк. Холдингта эре мөгезле терлекләр саны бүгенге көндә 34 мең баштан артып китә, шул исәптән 11 мең баш савым сыерлары. Холдинг агрофирмаларында һәркөнне 155 тоннадан артык сөт савыла. Савымда югары күрсәткечләргә ирешү өчен белгечләр тарафыннан хайваннарны карауның һәм ашатуның оригиналь технологиясе эшләнгән. Ул технология хайваннарны ел дәвамында ачык комплекслы аерым абзарда тотуны, комплекслы азык рационын булдыруны, тиешле ветеринария хезмәте күрсәтүне күздә тота, болар барысы бергә ит һәм сөт җитештерү күләменең сезонлы үзгәреп торуыннан котылырга ярдәм итә. Хайваннарның рационына болын үләннәре, шулай ук аксымлы, бөртекле һәм углеводлы азыклар керә.

«Бүген холдинг ит-сөт юнәлешен үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Эре мөгезле терлекләр үрчетүнең яңа технологияләре гамәлгә кертелә, терлекләрнең баш санын арттыру буенча чаралар күрелә. Моннан тыш, республикада азык-төлек кластерын булдыру кысаларында “Заман” технополисының җитештерү мәйданчыкларын төзү бара. Холдинг планына тәүлеккә 10 тонна эре мөгезле терлек ите җитештерерлек ит заводы һәм тәүлеккә 250 тонна сөт җитештерерлек куәте булган сөт заводы төзү кергән, моның өчен барлык кирәкле документация алынган инде. Төзелешне 2017 елда башлау планлаштырыла», - дип сөйләде “Агрокөч” АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Бүгенге көндә “Агрокөч” холдингының 8 агрофирмасы ит-сөт юнәлешендә эшли. Холдинг һәркөнне тере үлчәмдә 4 000 тоннадан артык ит һәм 48 мең тоннадан артык сөт сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International