Кукмара муниципаль районында машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы узды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмар муниципаль районында булды.

Районга килгәч ул башта урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм «Урал» АХҖКының яңа мегафермасын карап чыкты, ә Вахитов ис. АХҖКында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Марат Әхмәтов Кукмара халкының терлекчелек тармагындагы эшен югары бәяләде.

«Базар шартларында бүген терлекләр санын һәм сөт җитештерү күләмен арттыру – зур батырлык ул, –дип билгеләп үтте министр. – Сез балтачлылырны да узып киттегез һәм тәүлеклек сөт савымы буенча республика районнары арасында чемпион титулын яуладыгыз. Районның «Восток», «Урал» һәм Вахитов ис. хуҗалыкларындагы мини-фермалар сөт җитештерү күләмен тагын да арттырырга ярдәм итәчәк».

«Терлекчелекне табыш китерми торган тармак дип санаучы хуҗалыклар җитәкчеләре бар,  – дип билгеләп китте Марат Әхмәтов. – Әмма күңел биреп, җаваплылык хисе тоеп эшләсәң, сөттән дә, шулай ук ит терлекчелегеннән дә табыш алырга була».

Бүген Кукмара районында һәркөнне 205 тонна сөт савыла, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 35,5 тоннага күбрәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлекләр саны күп, ә фермерлар дәүләт ярдәме программаларында актив катнашалар.

Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын ачу тантанасында катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев, конкурста катнашучыларны сәламләп, аларга югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Марат Әхмәтов конкурста катнашучыларга чиста җиңүләр һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

«Мин әлеге һөнәр ияләренә зур хөрмәт белән карыйм, – дип ассызыклады ул. – Аларның авыр һәм четерекле хезмәтләренең шаһиты булырга еш туры килә миңа. Машина белән сыер саву осталары, татлы йокыларын калдырып, таң белән иртәнге савуга киләләр».

Конкурс барышында анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр һәм АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар йомгаклары нәтиҗәсеннән күренгәнчә, машина белән сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исеменә Мамадыш муниципаль районының «Продпрограмма»(“Азык-төлек программасы”) АПК ҖЧҖеннән Сания Насыйбуллина лаек булды.

Линиядә машина белән сыер саву буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә Кама Тамагы муниципаль районының “Идел” ҖЧҖеннән Фәйзигөл Амануллиной лаек булды, 2 нче урынны - Теләче муниципаль районының “Игенче” ҖЧҖеннән Гөлия Абдуллина, 3 нче урынны Актаныш районының “Башак” ҖЧҖеннән Гүзәл Әхмәтова алды.

Саву залында сыер саву буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКыннан Лидия Габдрахманова лаек булды, 2 нче урынны - Аксубай муниципаль районының “Аксу Агро” ҖЧҖеннән Әнисә Хөснетдинова, 3 нче урынны Нурлат районының “Сөләйманов” КФХыннан Оксана Охотникова алды.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖеннән Гөлинә Азизоватерлекчелектә иң күп стажлы (35 ел) катнашучы буларак бүләкләнде, Балтач муниципаль районының “Дуслык” ҖЧҖеннән Екатерина Игнатьева – иң яшь катнашучы буларак  (27 яшь), Вахитов ис. АХҖКыннан Светлана Гордеева 2015 ел йомгаклары буенча сыерларының продуктивлылыгы иң югары булган (9627 кг сөт) катнашучы буларак бүләкләнде.

Ярышларда җиңүчеләргә дипломнарны һәм кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International