Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

2016 елның 10 сентябре, шимбә

10 сентябрьдә, шимбә көнне, Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Казанда алар 10 сәүдә мәйданчыгында узды.

Ул көнне ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов һәм Марат Җәббаров йөреп чыктылар.

Сәүдә мәйданчыкларына үз продукциясен Нурлат, Саба, Аксубай, Кукмара, Югары Ослан, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч, Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш, Әтнә районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге, «Татплодоовощпром» АҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Бөреле» ЯАҖ, «"Майский"» ТК” ҖЧҖ һәм АПКның башка предприятиеләре алып килгән. Казан сәүдә мәйданчыкларына барысы 26,4 млн. суммага якын продукция китерелде, моңа 425 машина җәлеп ителде.

Ярминкәләрдә ит, йомырка, сөт, сырлар, ак май, шикәр, он, ярмалар, бәрәңге, яшелчәләр, бал, бөртекле ашлык, өй эшләнмәләре һәм башка товарлар сатылды. Аларның бәясе түбәнрәк иде. Кайбер товар җитештерүчеләр Корбан бәйрәме алдыннан бәяләрне тагын да төшереп саттылар. Мәс.,«Татплодоовощпром» АҖенең кәбестәсен килогараммын 7 сумнан алып була иде.

«Казан» агросәнәгать паркы” ААҖ мәйданчыгында өлкәннәр өчен хәйрия ашлары оештырганнар. Аларны Аксубай районы хезмәтчәннәре оештырган.

«Мин ярминкә башланганын һәрвакыт көтеп алам. Чөнки монда сыйфатлы һәм арзан продуктлар сатып алырга мөмкин, – дип сөйләде ярминкәгә даими йөрүчеләрнең берсе Фәридә Нуриманова. – Минем үземнең бакчам юк. Бүген бәрәңге, суган, кишер сатып алдым».

Ярминкәләр Казанда, Чаллыда һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында кышка кадәр һәр шимбә көнне узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International