Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә озакламый катнаш азык әзерләү заводы файдалануга тапшырылачак. Заводта һәркөнне 140 тонна продукция җитештереләчәк, дип көтелә.
Катнаш азык эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызлар өчен әзерләнәчәк. Җитештерелгән продукция хуҗалыкта кулланылачак, ә артып калганы башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сатылачак. Соңрак кошчылык хуҗалыклары өчен дә катнаш азык әзерләү планлаштырыла.