Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында бакчачылар проблемалары хакында фикер алыштылар

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Чарада Казан һәм Чаллы шәһәрләренең шәһәр яны районнары башлыклары, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасына уздырылган инвентаризация йомгаклары белән таныштырды.

Бүген бакчачыларны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларының, эчке юлларның торышы, хокук тәртибен саклау һәм мөлкәтне саклау мәсьәләләре кискен тора. Элек бу мәсьәләләр җирләре үз балансында тора торган сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан хәл ителгән.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән карар нигезендәпрофильле министрлыклар һәм ведомстволар бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү өчен 2017 елгы бюджетка 300 млн. сум күләмендә акча кертелүе турында бүген үк күрсәтмә алачаклар, – дип хәбәр итте Илдар Халиков. – Электр энергиясе буенча Рөстәм Миңнеханов «Челтәр компаниясе» инвестиция программасына 2017 елга 100 миллион сум кертергә кушты. Сүз челтәрләрне ширкәтләр чикләренә җиткерү турында бара. Су – тагын бер мөһим юнәлеш. Бакчачылык ширкәтләрендә су күп кулланыла. Татарстан Президенты бу мәсьәләне хәл итү өчен 2017 елда 100 миллион сум бирергә кушты».

Тагын 50 млн. сум чүп-чар мәсьәләсен хәл итүгә бирелә: контейнерлар сатып алырга, аларны урнаштыру мәйданчыкларын булдырырга һәм башкалар. Эчке территорияләрне тоту – бу инде бакчачылык ширкәтләренең үз бурычы. Республика бакчачылар җыйган һәр сумга казнадан тагын бер сум өстәргә әзер.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын һәм хокук саклау тәртибен тәэмин итүнең тагын да камилләштерелгән схемасын эшләү бурычын йөкләнде. Ә бакча һәм дача ширкәтләре якын арада үз территорияләренә инвентаризация үткәрергә тиеш. Республикада ташландык участоклар күп булуына Илдар Халиков ышанып бетми.

«Болар ширкәтнең үзендә хәл ителсә, бик яхшы, әлбәттә. Буш җирнең яңа хуҗасы буламы ул, йә җир, бүленеп, күрше участокларга кушыламы, болар бакча һәм дача ширкәтләре әгъзаларының гомуми җыелышы белән хәл ителергә тиеш. Иң мөһиме, җир буш тормасын һәм файда китерсен. Бездә, Татарстанда, миллионга якын кеше бакча белән мәшгуль, бакча – аларның күпчелеге өчен ярдәмче хуҗалык һәм өстәмә керем чыганагы. Моннан тыш, табиблар сүзенә ышансак, бакчада эшләү гомерне озайта, диләр», – дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International