Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Арча районында күп юнәлешле яңа үзәк ачуда катнашты

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Урнашбаш авылында күп юнәлешле яңа үзәк ачу тантанасы булды.

Бу вакыйга уңаеннан авыл халкын район башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котладылар.

Әлеге үзәкне “Арча КСМ” ҖЧҖ төзегән. Бер түбә астында 100 урынлы Мәдәният йорты, китапханә,Утар-Аты фельдшерлык-акушерлык пункты филиалы урнашкан.

Бәйрәмгә җыелучыларга республика җитәкчелеге авылда шундый кирәкле үзәк төзегән һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыруда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

«Мәдәният йорталары – авыл кешеләре бергәләп җыела торган урыннар. Авыл халкы бер-берсе белән аралаша, яңалыклар белән уртаклашалар, төрле чаралар оештыралар, авылны үстерү планнарын коралар», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Очрашу вакытында министр чарага килүчеләрне авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программалары белән таныштырды һәм аларда актив катнашырга өндәде.

«Бу күп юнәлешле үзәк, халыкны сөендереп, озак хезмәт итсен», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Тантаналы чара авыл үзешчәннәренең концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International