2016 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 87,3 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 103% тәшкил итә.
Бүгенге көнгә районның барлык хуҗалыклары терлекләрне кышкы абзарларга кертткәннәр. “Нурлат сөте” ҖЧҖенең өч терлекчелек комплексында ремонт эшләре уздырылган. 200 башка исәпләнгән ике сыер фермасы төзекләндерелгән һәм җәй көне бүлекчәсендә ремонт ясалган: идәнннәр алыштырганнар, стеналарны буяганнар, агартканнар, сөтүткәргечләрне яңартканнар.
«Агропродукт» ҖЧҖендә һәм «Аграрий» ҖЧҖендә дә терлекләрне кышлатуга ныклап әзерләнгәннәр, хуҗалыкларда беренчел бурыч – терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру.