Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районының чөгендер игүчеләренә шикәр чөгендерен җыеп бетерү уңаеннан котлау җибәрде

2016 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зәй районының чөгендер игүчеләрен шикәр чөгендерен җыюны тәмамлау белән котлап, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов исеменә телеграмма җибәрде.

Республика Президенты телеграммасында болай диелә: «Хөрмәтле Рәзиф Галиевич! Сезне һәм Сезнең аша Зәй районының чөгендер игүчеләрен чөгендер җыюны уңышлы тәмамлавыгыз һәм Татарстанда бу культураны үстерү тарихында үзегезнең районда беренче мәртәбә шикәр чөгендерен рекордлы күләмдә җыеп алуыгыз белән котлыйм. Бу югары уңышларга ирешүдә барлык зәйлеләрнең фидакарь хезмәте һәмзур тырышлыгы өчен рәхмәт белдерәм. Барлык авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән нык сәламәтлек, һәр йортка иминлек, муллык телим. Киләчәккә булган уй-хыялларыгыз, изге ниятләрегез тормышка ашсын, игелекле гамәлләрегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!


 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International