Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Муса Җәлил ис. ҖЧҖендә яхшы азык базасы әзерләгәннәр

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Муса Җәлил ис. ҖЧҖендә терлекләрне кышлату өчен яхшы азык базасы әзерләгәннәр. «Шушы көннәрдә сусыл азык әзерләүне төгәлләдек. Дүрт сенаж базы, ике кукуруз базы әзерләдек. Быел силос массасы күп булды һәм аны, курган ясап, ачык мәйданчыкта түшәп калдырдык. Терлекләр өчен азык запасы күп булу беркайчан да комачауламый, азык булса, сөт тә була, ит тә була», – дип сөйләде хуҗалык директоры урынбасары Рамил Әхмәтгәрәев.

Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта 1 мең баш эре мөгезле терлек бар, шуннан – 270 савым сыеры. Сөт Бөгелмә сөт комбинатына тапшырыла. Хуҗалыкта шулай ук 2,2 мең баш дуңгыз һәм 250 баш ат бар.

Муса Җәлил ис. ҖЧҖендә кышка 1,1 мең тонна печән, 5 мең тонна сенаж, 2,5 мең тонна силос, 2 меңтонна фураж, полиэтилен җиңсәләрдә 180 тонна ашлык катнашмасы һәм 150 тонна ашлык кукурузыәзерләнгән.

Хуҗалыкның барлык эре мөгезле терлеге җиде фермада урнашкан. Шуларның икесендә республика программасы буенча капиталь ремонт ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International