“ТатНИИСХ” ФДБФУ һәм «Ульяновск НИИСХ» ФДБФУнең уртак селекция эшчәнлеге нәтиҗәсендә чыгарылган борчакның яңа Ракул сорты дәүләт сынавына тапшырылды.
Ракул стандарт сортларга караганда уңдырышлылыгы буенча (+0,7 т/га) һәм аксым күләме буенча (+1,6 %) үз өстенлеген күрсәтте. Әлеге сорт уртача өлгерешле, орлыклары эре (1000 орлыкның уртача массасы 276 г). Кулинариядә биш баллы шкала буенча (4,67 балл) борчакның кыйммәтле ашамлык сортларына куела торган таләпләренә туры килә.