Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларын сөт терлекчелегенә игътибарлырак булырга өндәде

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәркөнне уртача 3 мең тоннадан артык сөт савалар, ягъни бу күрсәткеч 2016 елга карата 103% тәшкил итә. Россия товар сөтенең 8%ы безнең республикага туры килә.

Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Сөт җитештерү һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сөт сатудан керемнәре турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, авыл хуҗалыгы оешмалары өчен сөт терлекчелеге бердәнбер реаль акчалата керем чыганагы булып кала, узган елның дүртенче кварталыннан бүгенге көнгә кадәр, шулай ук алдагы ярты елга ул аеруча керемле һәм кызыктыргыч юнәлеш булып санала, диде.

Узган ике атнада республика буенча көнлек савым 63 тоннага артты, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең көнлек табышы 80 млн. сумнан артык.  Гыйнвар аенда тулаем сөттән табыш 2,5 млрд. сумнан артык булды.

Лидер районнардан Марат Әхмәтов Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Кукмара муниципаль районнарын атап китте.

Шул ук вакытта министр сөт җитештерү буенча “минуста” булган 13 районны да атады. Болар: Әлмәт, Кама Тамагы, Апас, Буа, Арча, Чистай, Кайбыч һәм башка районнар.

«Бүген безгә сөт буенча булган уңай динамиканы саклап калырга гына түгел, ә, сөт сату күләмнәрен, шуның белән бергә табышны арттырып, аны көчәйтергә кирәк», – диде киңәшмә барышында Марат Әхмәтов. Ул шулай ук сөткә субсидияләр бирү кагыйдәләренең үзгәрүе турында да әйтте. Мартта ике ай нәтиҗәләре буенча республика субсидияләре белән бергә федераль субсидияләрне савым сыерлары санын узган елгы дәрәҗәдә саклап калучылар гына алачаклар.

«Әлбәттә, сөт җитештерү – ул һәркөнне киеренке хезмәт куюны таләп итә, әмма ул шул ук вакытта чәчү кампаниясен уңышлы уздыру һәм хуҗалыкны тотрыклы үстерү гарантиясе дә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларын акча чыганагы булган һәм чәчүне уңышлы уздыру мөмкинлеген бирә торган сөт терлекчелегенә игътибарны арттырырга өндәде.

Видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүне киметкән районнар вәкилләре белән, аның сәбәпләрен белү максатында элемтәгә керде. Агымдагы хәлләр турында Чирмешән, Чистай районнары һәм башка муниципаль районнар вәкилләре белешмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International