Казан дәүләт аграр университетында көллиятләр һәм техникумнар хезмәткәрләре өчен укыту-тәҗрибә хуҗалыклары эшен оештыру мәсьәләләре буенча укулар оештырылды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кичә, 16 гыйнварда, Казан дәүләт аграр университеты базасында «Аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү оешмаларының укыту-тәҗрибә хуҗалыклары торышы һәм аларны үстерү перспективалары» программасы буенча көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү курслары оештырылды.

Укуларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.

Укулар барышында төп игътибар Татарстан авыл хуҗалыгын инновацион үстерү шартларында игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә биреләчәк. Курсларны тәмамлаучылар соңыннан укыту-тәҗрибә хуҗалыкларының игенчелек системасы буенча проектлар яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International