Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан КФХ башлыгы Фидаил Фәхретдинов инкубатор җайланмасы сатып алуны планлаштыра

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Әлки авылыннан Фидаил Фәхретдинов крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык белән шөгыльләнә. 2015 елда Фидаил Фәхретдинов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант откан, ә узган ел шул акчага ферма төзегән.

Бүгенге көндә анда 3500 чеби үстерелә. Тиздән алар 45 көнлек булалар. КФХ башлыгы сөйләвенчә, кошлар рационында катнаш азык бар, азыкны җиңел үзләштерү өчен аңа бодай өстиләр.

Киләчәктә авыл эшкуары инкубатор җайланмасы һәм йомырка сала торган тавыклар сатып алырга уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International