Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бу елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында 13:00 сәгатьтә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Чараны «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк оешмасы һәм Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты оештыра.

Фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган чанада трассаны үтәргә, чананың презентациясен күрсәтергә һәм боз тавыннан аска төшәргә тиеш булалар.

Гадәти булмаган чаналар хуҗаларын «Где это видано!?» (“Искитмәле!”) номинациясендә бүләкләр көтә,оригиналь презентация өчен призлар булачак һәм катнашучыларга «Креатив!» номинациясендә костюмнар бирәчәкләр, җиңүчеләрне «Как по маслу!» (“Майлаган кебек!”) номинациясендә бәяләячәкләр.

Фестивальнең программасы бик тыгыз. Анда төрле конкурслар, халык кәсепләре өлкәсендә профессионаллардан мастер-класслар уздыру каралган, републиканың иҗат коллективлары катнашында музыкаль-күңел ачу чаралары, чаналар музее оештырылачак. Шулай ук фотозона эшлиячәк, анда төрле әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкинлеге булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International