Казанда «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ яңа лаборатория корпусы ачылды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ яңа лаборатория корпусын ачу тантанасы узды.

Чарада Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчее урынбасары Светлана Алексеева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан ТВЛ» ФДБУ директоры Рәис Кәримов катнашты.

Яңа лаборатория корпусы узган ел төзелгән иде. Лаборатор ысуллар ярдәмендә генетик модификацияләнгән организмнар кулланып әзерләнгән авыл хуҗалыгы продукциясен ачыкларга мөмкин булачак. Моннан тыш, персонал саны артачак һәм сменага 100ләп тикшеренү үткәреп булачак, биологик иминлек дәрәҗәсе күтәреләчәк, шулай ук яңа эшчәнлек юнәлешләре үзләштереләчәк.

Чара барышында, яңа лаборатория корпусын файдалануга тапшыру молекуляр-генетик диагностика өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү үзәген булдырырга ярдәм итәчәк һәм бу Идел буе федераль округында «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУнең статусын шактый күтәрәчәк.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм чарада башка катнашучылар, символик тасманы эзеп, яңа корпусның биналары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International