Дубайда Фарсы култыгы илләренең кунакханә-ресторан бизнесы һәм кулинариясе өчен продуктлар, эчемлекләр һәм җайланмалар буенча «Галфуд-2017» 22 нче халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда безнең республикадан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы экспозициясе дә бар. Күргәзмәгә «Просто молоко» ҖЧҖ” ИК, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «3 нче Казан икмәк заводы” АҖ кебек предприятиеләр, Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм «Дәүләт умартачылык идарәсе» ДУП үз продукцияләрен алып килгәннәр.
Күргәзмә эше барышында анда катнашучылар Россия предприятиеләренең эшләре белән таныша, шулай ук аларның продукциясен дә татып карый алалар. Форум үз эшен 2 мартта тәмамлый.