2017 елда «Агрокөчләр» АҖ берничә инвестиция проектын гамәлгә ашырачак

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елда «Агрокөчләр» АҖ, җитештерү куәтләрен арттырып, берничә эре инвестицияпроектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Мәс., яңа сезонда “Заман” технополисы структурасына керүче яңа Зәй элеваторы саклауга 80 мең тонна ашлык кабул итәчәк. Моннан тыш, 2500 башка исәпләнгән савым сыерлары өчен заманча комплекс төзелә башлаячак. Гомумән алганда, җитештерү активларын үстерүгә агрохолдинг тарафыннан инвестицияләнә торган чаралар күләме 4 миллиард сумнан артып китәчәк. Федераль базарга чыгу өчен «Агрокөчләр» АҖ яңа сәүдә маркалары белән продукция чыгара башлаячак. Яңа линейкага кош итеннән продукция, шикәр, ярма, он керәчәк. Агымдагы елның беренче кварталында ук инде кибетләр киштәләренә 300 төрдән артык продукция чыгачак.

«Бүген «Агрокөчләр» холдингы Идел буе округында әйдәүче авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән санала. Безнең максат – Россиянең иң эре агрохолдинглары бишлегенә керү. Без инде кайбер күрсәткечләр буенча әйдәүчеләр рәтендә. “Чаллы-Бройлер” тавык итеннән продукция җитештерү буенчафедераль лидерлар рәтендә, ә “Зәй шикәре” заводы бүген илдә иң куәтле җитештерү мәйданчыгы булып санала. Бүгенге икътисадый вәзгыятьтә безнең компаниянең стратегиясе, барыннан да бигрәк, барлык этапларда – терлек азыгы җитештерүдән башлап  әзер продукция чыгаруга кадәр –эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру исәбенә үз базарларында лидерлыкны саклап калуга юнәлдерелә. Моннан тыш, без Россия төбәкләрендә үз өлешебезне арттыруны планлаштырабыз», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International